Дуңгызчылык тармагына куркыныч яный

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы видеокиңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышын язгы кер эшләреннән башлады:

– Республиканың күп районнарында кыр эшләре башланды һәм 55 мең гектардагы көзге культураларны тукландыру эшләре башкарылган.

Бер үк вакытта министр Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе уңаеннан бәяләрнең кискен төшүе һәм авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең кыен хәлдә калуларын борчылып сөйләде. Бу бигрәк тә дуңгызчылык тармагына кагыла. – Пошлиналарның 40тан 5 процентка кимүе бәяләр төшүгә китерде. Тере дуңгыз итенең 1 килограммы 40-60 сумнан сатыла, ә үзкыйммәте 70-75 сумга тиң. Болай булгач, дуңгызчылык тармагы үзенә зыянга эшли, – диде Марат Әхмәтов. – Продукцияне җитештерүгә киткән чыгым аның үзкыйммәтен дә капламаячак. Соңыннан министр ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп:

– Дуңгызчылыкта югары технологияле производствоны саклап калу өчен 100 миллион сумга якын акча кирәк булачак, – диде.

Шулай ук киңәшмәдә күпкатлы йортларны ремонтлау, мәктәпләрне төзекләндерү, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү программаларының үтәлеше турында да сүз алып барылды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 41 муниципаль районда 169 мәктәпнең 148ендә ремонт эшләре башланган.

Бу җәһәттән район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев әйтүенчә, районда Кнәз урта мәктәбендә тәрәзәләр яңартылды, эчке ишекләр куелды, Күзкәй урта мәктәбендә керү ишекләре яңага алмаштырылды, Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбендә түбә ябылды, бүлмәләргә җылыту җиһазлары куела.

“Чиста су” программасы буенча узган ел су челтәрләре Круглое Поле һәм Комсомолец поселокларында ремонтланса, быел әлеге эшләр Шилнәбаш авылында башкарылачак. Әлеге максатка 10 миллион сум акча бүленә, дип хәбәр итте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илсөяр Абзалова.

Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International