Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында 2021 елны туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан итү турында " 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 номерлы Указын үтәү йөзеннән, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, социумда деструктив йогынтыдан һәм тискәре күренешләрдән арындыру максатларында, авыл яшьләре арасында интеллектуаль ял рәвешләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Акыл көрәше» интеллектуаль уеннар сериясен гамәлгә ашыра.
«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне авыл мәдәният йортлары территориясендә проектны гамәлгә ашыруда катнашырга чакыра . Проект 2021 елның 15 мартыннан 15 апреленә кадәр район Уеннарын үткәрүне күздә тота.
Кушымта: проектны уздыру буенча Инструкция
Проект турында материаллар