КФҮтә хезмәт күрсәтүнең күп төрләрен Ышаныч Кәгазе(доверенность) буенча алырга мөмкин.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

(КФҮ)Куп функцияле үзәктә хезмәт күрсәтүнең күп төрләрен Ышаныч Кәгазе(доверенность) буенча алырга мөмкин. Аларга күчемсез милек объектына хокукны теркәү дә керә. Ышаныч кәгазен кем раслый ала? 

Ышаныч кәгазе  Нотариус белән расланган булырга тиеш!

2019 елда Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренә үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә, муниципаль район җирле администрация башлыгы һәм (яки) җирле администрациянең вәкаләтле вазыйфаи заты, әлеге җирлектә нотариус булмаганда, ышанычнамәләрне расларга хокуклы.

Әмма күчемсез милек белән эш итүгә ышанычнамәләр алар арасына керми.

Вәкаләтләре авыл җирлеге җитәкчесе раслаган ышаныч кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла торган мөрәҗәгать итүче вәкилләре хокукларны теркәү өчен документлар тапшыра алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International