РФ гражданлык оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары министрлыгының “Янгын куркынычсызлыгы нормаларын раслау “Оешмаларда эшләүчеләрне янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү турында”гы 12.12. 2007 ел, 645нче боерыгы нигезендә авыл җирлекләрендә янгынга каршы чаралар турында аңлату эшләре алып бару, вазыйфаи затларны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтүне оештыру шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына һәм торак оешмалары җитәкчеләренә йөкләнә.
Мәгариф бүлеге башлыгына бөтен район мәктәпләрендә тормыш иминлеге нигезләре фәнен өйрәнү барышында укучылар белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үзләштерүне оештыру тәкъдим ителә.
Әлеге карарның тормышка ашуын контрольдә тоту Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Х. Абзаловага йөкләнә.