Тагын 800 вакцина

2021 елның 10 марты, чәршәмбе
Район үзәк дәваханәсендә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә. Шушы көннәрдә учреждениегә тагын 800 вакцина кайтты.

Табиблар вакцина алуга гаризаларны аерым кешеләрдән дә, предприятиеләрдән дә кабул итәләр. Медицина персоналы прививканы поликлиника шартларында һәм урыннарга чыгып та ясый ала, дип хәбәр итәләр үзәк дәваханәдән. 

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International