Тукай районында яшәүче гаиләләргә ана капиталы тапшырылды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

 

10 март көнне Тантаналар сараенда, традиция буенча, Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Тукай районының 2 гаиләсе сертификат алды.
Гаиләне ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мульканова котладылар.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән, 2,7 мең гаилә 1,2 млрд.сумлык акча белән файдаланган.
Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аны акча белән эш итү вакыты чикләнмәгән.
Президент Юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел беренче балага ул 17 мең сумнан артып, 483 882 сум тәшкил иткән, икенче балага ул 23 мең сумга диярлек арткан һәм 639 432 сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International