Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
Тәрәзәләр куела, бакчалар матурлана...
2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә унбер балалар бакчасында, бер мәктәптә яңа пластик тәрәзәләр куелган. Балаларга кулларыннан килгәнчә булышкан, акчаларын кызганмаган изге күңелле иганәчеләрнең исемнәрен атап үтү дә монда бик урынлы булыр. Бәткенең “Аленушка” балалар бакчасына авыл җирлеге, Калмашның “Ләйсән” бакчасына район бюджеты һәм эшмәкәр Флюр Шәфыйков, Татарстан поселогының “Лебедушка”сына “Алмаз” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Иштирәкнең “Миләүшә” бакчасына “Борһанов” шәхси предприятиесе, Комсомолец поселогының “Петушок” бакчасына “Феникс”, “КамаПластИнжиниринг” җәмгыятьләре, “Козлов О. Г.” шәхси предприятиесе, Яңа Бүләкнең “Сәйлән”енә район хакимияте, Яңа поселогының “Каенкай” бакчасына “Гигант” җәмгыяте, Шилнәбашның “Тополек” бакчасына “Пластик”, “Ласка”, “Инкубаторная станция”, “Апрель Мед”, “СМУ-26” җәмгыятьләре, Бордының “Чулпан” бакчасына “Тукайтеплогаз”, “Маяк” җәмгыятьләре, авыл җирлеге, Иске Дөрешнең “Әкият”енә район хакимияте, Теләнче Тамакның “Акчәчәк” балалар бакчасына “Агрокөч” төркеме, Теләнче Тамак мәктәбенә “Иншаат” фирмасы ярдәм итте. Эшне, Ильбухтинода эшләп килүче “Пластик” җәмгыяте башкарды.
Мәләкәснең “Тамчыкай” балалар бакчасында да соңгы ике атна эчендә 13 яңа тәрәзә куелды. Беренче 5есе – төркемнәрдәгеләре – ике атналап элек алмаштырылган иде, ә узган атнаның чәршәмбесендә “Пластик” җәмгыяте монтажчылары тагын 8 яңа тәрәзә алып килеп урнаштырды. Шулай итеп, ул көнне коридор, музыка залы, аш бүлмәсе яңарды. Әле тагын 14 тәрәзәне алмаштырасы кала, дип санап күрсәтәләр хезмәткәрләр. Финанслау авыл җирлеге бюджетыннан башкарылган, шулай ук “Вегас” оешмасы 62 мең сум акча белән ярдәм иткән.
Балалар бакчасы бинасы 1974 елда төзелгән булган, 1979 елда беренче тапкыр сабыйларны җыйган. Бина башта җиргә кадәр төшкән биек тәрәзәләр белән салынган булган. 1989 елда алар гадәти кечкенә тәрәзәләргә алыштырылган. Бүген менә шул 25 еллап хезмәт иткән тәрәзәләр урынына яңаларны куялар.
Бүген бакчада ике төркем эшли, аларга барысы 45 бала йөри. Коридордагы тәрәзәләрне алыштырганда салкын кермәсен өчен төркем ишекләрен ныклап ябып куйганнар. Ә төркем бүлмәләрен ремонтлау өчен шимбә, якшәмбе көннәрен сайлаганнар, балаларны бакчадан өзмәгәннәр. “Бүлмәләр гел башка төс алды хәзер. Җылы, бернинди җил керми. Кирәк икән, ачып җилләтәбез. Алайса, иске тәрәзәләрне ача алмый интегә идек, черегән урыннары да бар иде инде. Көз җитсә, ябыштырырга тотына идек. Киң тәрәзә төпләрендә хәзер рәхәтләнеп гөлләр үстерәбез. Балаларга шундый яхшылык эшләгән кешеләрнең барысына да без бик рәхмәтле”, – диләр тәрбиячеләр.
Соңгы елларда мондый күләмле ремонт эшләре шактый башкарылган биредә. Авыл җирлеге башлыгы М. Мифодеевның әйтүенчә, узган ел, мәсәлән, шулай ук җирлек бюджеты исәбеннән җылылык системасы тулысынча алыштырылган. Аннан алданрак авылның суүткәргеч линиясен яңартканда бакчаны да читтә калдырмаганнар. Бүген коллективны борчыган иң зур проблемаларның берсе – бина түбәсенең бик нык тузган булуы. Йомшак түбә моннан 22 ел элек эшләнгән булган. Бүген су үтә торган урыннар да бар икән. Үзебезчә ямаштырып, ремонтлаштырып торабыз инде, диләр хезмәткәрләр. Инде яңарту өчен проект та төзелгән, сметасы да әзер, ди бакчаның мөдире А. Кадыйрова. Хезмәткәрләр һәм ата-аналар тиздән калган тәрәзәләр дә алыштырылыр, бинаның түбәсен яңартуга да чират җитәр дип өметләнәләр.
Якты юл
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
Камил Нәҗмиев: «Безнең уртак җаваплылык зонасы бар!»
Тукай районы хакимиятендә район башлыгы Камил Нәҗмиев рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды.
Татарстанда су басу куркынычы булган зоналар саны ике тапкыр арткан
Күчемсез милек бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) югары дымлылык һәм су басу ихтималы булган 52 зона турында мәгълүмат кертелгән.
Татарстанга терлек кертү вакытлыча тыелды
Республикада мал-туар арасында куркыныч инфекцияләр таралуга юл куймау өчен ашыгыч чаралар күрелә.
23
март, 2026 ел
Чәчү алдыннан: Татарстанда хуҗалыкларны тикшерү башлана
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз