Чаллылылар да, тукайлылар да яңа чүп полигоны төзүгә каршы

2013 елның 17 апреле, чәршәмбе
Әлеге проект җәмәгатьчелектә кискен каршылык тудырды, интернетта бу темага күпләгән фикерләр урын алды, халык бу эш экологик катастрофага китерәчәк дип белдерде һәм бу мәсьәлә буенча ачык сөйләшү уздырырга тәкъдим итте. Чаллылылар һәм Тукай районы җәмәгатьчелеге белән очрашуны ТР Иҗтимагый палатасының экология, инфраструктура һәм халыкның яшәешен тәэмин итү комиссиясе үткәрде. Проект авторларының гына чакырып та очрашуга килмәве халыкның күңелен төшерде. Ачык тыңлауларның нәтиҗәсе булырмы, юкмы – билгесез, шулай да халык бирегә үзен ишетүләрен теләп килде.


Якты юл
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International