2021 елның 4 мартында «Балкыш» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Тере классика»конкурсының муниципаль этабы булып узды. Яшь шигырь укучыларның«Тере классика» Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесе — әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән Россия һәм чит ил язучыларының прозаик әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярыш чарасы. Һәр катнашучының чыгышы озынлыгы-5 минутка кадәр. Чыгыш вакытында музыкаль озату, декорацияләр, костюмнар кулланылды. Катнашучы тавыш язмасын куллану хокукына ия түгел. Конкурста 23 мәктәптән 5-10 сыйныф укучылары,барысы 23 укучы катнашты. иде.
Түбән Суыксу урта мәктәбеннән Әхмәтшин Данил (укытучысы-Әнвәрова И. А.), Кече Шилнә урта мәктәбеннән Дияров Рафаэль (укытучысы - Габитова С. С.), Сәмәкәй мәктәбеннән Сөләйманов Рузил (укытучысы –Ситдикова В. Н.) һәм "Тамашачылар симпатиясе" номинациясендә Яңа Троицк урта мәктәбеннән Котяшова Дарья (укытучысы - Зарипова Н. В.) җиңүчеләр булдылар.
Мәгариф идарәсе методисты Э.Г. Вагыйзова конкурста катнашучыларны әзерләгән барлык рус теле һәм әдәбияты укытучыларына, жюри әгъзаларына рәхмәт белдерә.
.jpg)