2021 елның 26 февралендә Яр Чаллы шәһәренең 26нчы мәктәбе базасында « Ел укытучысы-21»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Укытучылар дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр. Тукай районыннан ярышларда Комсомол мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галиуллина А .С., Мәләкәс мәктәбенең тарих укытучысы Васильева Р. И., Круглое Поле мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы " номинациясендә Бәтке мәктәбе укытучысы Антонова Н.Н. катнашты. Жюри конкурсантларның нәтиҗәле эшен югары бәяләде.
