Эшкуарлар игътибарына!
2021 елның беренче яртыеллыгында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 ел өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә федераль статистик күзәтү үткәрә.
Росстат тарафыннан биш елга бер тапкыр үткәрелә торган кече бизнесның икътисади исәбен алу - тоташ күзәтү. Ул кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт сәясәтен уңышлы гамәлгә ашыру һәм кече бизнеска ярдәм итү чараларын эшләү өчен максималь объектив мәгълүмати нигез булдырырга мөмкинлек бирә.
Кече һәм микропредприятиеләр эшчәнлеген тоташ күзәтү №МП-сп формасы«2020 елга кече предприятие эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында мәгълүматлар» буенча , ә шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеген - №1-эшкуар формасы буенча.«2020 елга индивидуаль эшкуар эшчәнлеге турында мәгълүматлар»гамәлгә ашырыла,бу формалар Росстат 17.08.2020 ел, №469 боерыгы белән расланган.
Анкетаны электрон рәвештә тутырырга була:
2021 елның 15 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр
- Росстат сайтында (электрон имза булганда) - https: // websbor.gks.ru/online/
- электрон документ әйләнеше операторларында
2021 елның 1 мартыннан 1 маена кадәр
- дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталында(gosuslugi.ru)
(юридик затлар өчен-расланган хисап язмасы һәм электрон имза булганда);
(шәхси эшмәкәрләр өчен-расланган хисап язмасы булганда).
Шулай ук тутырылган бланкны кәгазьдә 2021 елның 1 апреленә кадәр эшчәнлек алып бару урыны буенча Дәүләт статистикасы органына шәхсән яки почта аша җибәрү мөмкинлеге сакланган.
Татарстанстат Сез биргән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
Тулы күзәтү буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен Сез үзегезнең эшчәнлегегезне тормышка ашыру урыны буенча Дәүләт статистикасы территориаль органына яки (843) 221-78-86, 264-72-22 телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Ссылка: https://tatstat.gks.ru/folder/98086

.jpg)
