2021 елның 7 апреленә кадәр Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына (алга таба – Конкурс) «Россия яшьләре» инновацион автоматик мәгълүмат системасына гаризалар кабул ителә. Конкурс физик затлар өчен дә, Россия вузлары өчен дә бер үк вакытта үткәрелә.
Конкурста 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган кешеләр катнаша ала,алар үз уникаль проектларын тормышка ашыру өчен 2,5 млн.сумга кадәр ярдәм ала алачак; ә конкурс уздырылганчы бер елдан да соңга калмыйча Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш), 15 млн сумга кадәр ярдәм ала алачак.
Шулай ук, кирәк булган очракта , «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» АКБО вәкилләре грант конкурсын презентацияләүдә һәм гаризаларны тутырганда киң таралган хаталарны булдырмас өчен белем бирү семинары уздырырга мөмкин.
Элемтә өчен җаваплы зат: Феофанова Анна-яшьләр белән эшләү буенча белгеч
ДБУ«Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» , тел.: 8 (843) 231-81-29.
Кушымта:
Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү игълан ителде.
Дедлайн: 2021 елның 7 апреле.
Конкурс ике категориядә уза: физик затлар һәм югары уку йортлары өчен.
Физик затлар арасында :Конкурс 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге Рәсәй яшьләре арасында уза.
Грантның максималь күләме: 2,5 млн. сум.
Номинацияләр:
- Студентлар инициативасы;
- Иреклелек;
- Социаль лифтларны үстерү;
- Иҗади яшьләр инициативалары;
- Патриотик тәрбия;
- Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;
- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;
- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;
- Яшьләр медиасы
Физик затлар бер проектны үз эченә алган бер номинациядә генә гариза бирә ала.
Гариза тутырганда «Россия яшьләре» автоматик мәгълүмат системасынасындагы физик затлар өчен яңартылган методик рекомендацияләрне кулланырга кирәк.
Югары уку йортлары арасында Россия Яшьләр министрлыгы конкурсы
Катнашучылар: Конкурс уздыруга бер ел кала Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш)
Грантның максималь күләме: 15 млн. сум.
Номинацияләр:
- Иреклелек;
- Иҗади яшьләр инициативалары;
- Һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар;
- Яшьләр медиасы;
- Патриотик тәрбия;
- Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;
- Социаль лифтларны үстерү;
- Студентлар клубларын үстерү;
- Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;
- Студентлар отрядлары;
- Студентлар үзидарәсе;
- Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.