Язгы кыр эшләрен башкару өчен 148 тонна минераль ашлама тупланган. Көзге культураларга кертелгән ашламаларны исәпкә алып, бу бер гектарга 52,7 кг тәэсир итүче матдә. Ашламалар әзерләү буенча «Кама-Бекон» ҖЧҖ, «Кама» агрофирмасы, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Сәйдәш исемендәге АХП» ҖЧҖ, «Гигант»ҖЧҖ алда бара.
Быел субсидия алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы минераль ашламаларны бер гектар сөрүлеккә ким дигәндә 40 кг тәэсир итүче матдәләрдә кулланырга мәҗбүри шарт итеп куя. Узган ел Тукай районы буенча бу күрсәткеч 95 кг булса, быел минераль ашламаларны гектарга 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә куллану бурычы тора. Шул ук вакытта язгы чәчүгә бер тонна ашлама да юк хуҗалыклар да бар.
Чыганак:"Якты юл" газетасы