Тукай муниципаль районы оешуга 45 ел тулу уңаеннан,Биклән мәктәбенең музей оешмасы укучылары Әхмәтҗанова Р.Г. җитәкчелегендә “Рәхмәт сезгә, Укытучылар” дип исемләнгән стенд әзерләделәр.
Әлеге стендта мәктәп оешканнан башлап бүгенге көнгә кадәр эшләгән барлык ветеран укытучыларның фотолары, алар турында мәгълүмат тупланган.