Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Кузкәй урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Габдуллина А.Р. “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән парламент сәгате үткәрде. Дәрестә Күзкәй авыл җирлеге Советы депутаты Шайхаттаров Д. катнашты. Укучылар депутаттан үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Парламент сәгате укучылар көче белән әзерләнгән милли шигырьләр, җырлар белән дәвам итте.