Яңа Троицк авыл җирлегендә Май чабу бәйрәме узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

  Суровка авылында (Новотроицкое авыл җирлеге) Кыш белән саубуллашуга багышланган традицион күңел ачулары, рус халкының матур бәйрәмнәренең берсе Май чабу бәйрәмен  оештырылды. 8 марттан 14 мартка кадәр православие динендәгеләрнең Май чабу бәйрәме үткәрелә.

Май чабуны бәйрәм итү йоласы кышны озату һәм язны каршылау белән бәйле. Май чабу сүзе якынча XVI гасырдан кулланыла башлый. Бәйрәм үзе мәҗүсилек чорыннан үк килә, соңрак аны православие чиркәве дә кабул итә. Барысыннан да бигрәк, Май чабу дип атау шуның белән бәйле булырга мөмкин: бу бәйрәм атнасында сыер мае ашарга рөхсәт ителгән, ә Олы көн уразасы вакытында бары тик киндер мае гына ашарга яраган. Әмма "май чабу" күптәннән инде беренче чиратта май белән түгел, ә коймак белән бәйле!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International