2021 нче елның 11 нче мартында Княз авыл җирлеге үзешчәннәренең Татарстан Республикасының туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына, Тукай муниципаль районының 45 еллыгына багышланган « Мәңгелек яратканТуган ягым » дип исемләнгән район смотр - конкурсы булып узды. Үзешчән сәнгать смотрында Княз авыл җирлеге территориясендә урнашкан барлык учреждениеләр, предприятиеләр катнашты. Смотрда катнашучылар туган якка, номерларның жанр төрлелеге белән генә чикләнмичә, бер-берсен гармонияле итеп тулыландырып, тамашачыларга соклану һәм дәрт өстәп, бер-берсенә карата мәхәббәт хисләрен белдерә алдылар.