Кнәз авыл җирлегендә май чабу бәйрәме узды

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 нче елның 14 нче мартында Кнәз авыл җирлегендә Май чабу бәйрәмен билгеләп уттеләр.   Бу көнне табигать үзе дә кнәзлеләрне  кояшлы һава торышы бүләк итеп шатландырды.  Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре   концерт номерлары һәм әйлән-бәйлән белән беррәттән әлеге бәйрәмгә хас булган кайбер гореф-гадәтләрне дә күрсәтә алдылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен төрле кызыклы конкурслар, спорт ярышлары оештырылды. Коймак бәйгесе игълан ителде. Людмила Филин җиңүче булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International