«Юнармия» сафларына тантаналы рәвештә кабул иттеләр

2021 елның 16 марты, сишәмбе

 2021 елның 15 мартында ,Тукай районы мәктәпләрендә белем алучы 135укучыны  Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте«Юнармия» сафына тантаналы рәвештә кабул иттеләр.Барлык укучыларга да таныклыклар һәм "Яшьармияче"значогы тапшырылды.Бугенгесе көндә  бу  сафта 302 яшусмер бар , тагын 167 укучыны 18 март көнне  «Юнармия» сафына кабул итү планлаштырыла. 

Ант сүзләрен әйтеп, балалар Ватанына тугры булыр га, аның геройларын истә тотарга, көчсезләрне сакларга, укуда һәм спортта уңышка омтылырга, патриот һәм Россиянең лаеклы гражданнары булырга ант иттеләр. 
Чарада Бөтенроссия балалар- яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Тукай районы  җирле бүлеге штабы башлыгы Хлопунов Николай Сергеевич , ТР Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Бари Гаптулкадыр улы Мингазов,Тукай районы  өстәмә белем бирү"Тәрбия эше Үзәге" белгечләр    катнашты.

 

    Бөтенроссия балалар - яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте 2016 елда РФ оборона министры Сергей Шойгу инициативасы буенча оештырылган. «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтенә 8 яшьтән 18 яшькә кадәр теләгән һәркем керә ала. Хәрәкәтнең төп максаты-үсеп килүче буында географиягә, Россия һәм аның халыклары тарихына, геройларына, күренекле галимнәргә һәм полководецларга карата кызыксыну уяту. Яшь армия патриотик хәрәкәтне системалаштырырга, шулай ук балаларны хәрби-патриотик тематикага җәлеп итәргә тиеш.

Яшь армиячеләр-  үз теләкләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итәләр, барлык патриотик чараларда ,иҗтимагый эшләрдә катнашалар.

Укучылар фикере:

Ибатова Самира: минем өчен Яшь армияче булу-зур горурлык. Үз Ватаныма лаеклы һәм тугрылыклы кеше булу мөмкинлеге булуына мин бик шат.

Шагиева Диана: Юнармия бу яшьтә, чыннан да иң мөһим нәрсәне күрергә һәм аңларга мөмкинлек бирә: Ватанга мәхәббәт, үз гаиләсенә Мәхәббәт, иҗади үз-үзләрен күрсәтү, иреклелек, һөнәр сайлауга ярдәм итәр,дип уйлыйм

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International