2021 нче елның 5 нче мартында Мәләкәс урта мәктәбе укучысы Саттарова Анна "Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә" IX төбәкара экологик-географик фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул үзенең "Туган як"шигырен сөйләде. Конференция кысаларында укытучылар өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Умнова Л.и. "Яшүсмерләрдә экологик культура тәрбияләүдә сүз һәм әдәбиятның көче"дигән методик эшләнмә белән чыгыш ясады.