2 һәм 3 апрель көннәрендә "Шатлык" яшьләр үзәгендә «Кама аръягы озын толымы - 2021»Ачык төбәк конкурсының сайлап алу этаплары узачак.
Конкурста 5 яшьтән 35 яшькә кадәр булган, озын чәчле хатын-кызлар катнаша ала (40 см.дан да ким булмаган). Конкурсантлар 3 яшь төркеменә бүленә: 1 яшь төркеме-5-10 яшь. 2 яшь төркеме-11-14 яшь. 3 яшь төркеме-15-35 яшь.
Катнашу өчен гаризалар 21 мартка кадәр кабул ителә:" Россия яшьләре" автоматлаштырылган мәгълүмат системасында https://myrosmol.ru/event/60564 ,электрон почта буенча mc-shatlyk@mail.ru «Кама аръягы озын толымы - 2021» темасын күрсәтеп язарга кирәк.
☎ Тел.: (8552) 39-94-85