"Балаларга көч кулланмау" программасын тормышка ашыру уңаеннан Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта "Конфликтсыз мөнәсәбәт" дигән темага тренинг үткәрде.
Тренинг балаларның эчке халәтләрен аңлауга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары - үз-үзеңне дөрес тоту, ихтыяр көчен үстерү күнекмәләренә өйрәтү иде. Тренингта төрле категория гаиләләрдән 21 балигъ булмаган бала катнашты.
Тренинг башында яңа форматта танышу һәм "Буталчык" күнегүе үткәрелде, аннан соң балалар төрле ситуацияләрдә усаллык, стресс белән көрәшергә өйрәнделәр.