17 мартта “Энергетик” Мәдәният сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларга 2 Тукай гаиләсе ия булды. Гаиләләрне котлап, ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова, РФ Пенсия фондының районара идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов сертификатлар тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Тукай районында ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән, 2,8 мең гаилә 1,3 млрд. сумлык акча белән эш иткән. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр озайтылды, ягъни сертификатка хокук бирә торган баланың 2026 елның 31 декабренә кадәр тууы яисә уллыкка алынуы кирәк.
Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның чаралары белән эш итү чикләнмәгән. 2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум тәшкил итә, икенче балага