15 марттан 26 мартка кадәр Россиядә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит»акциясенең беренче этабы старт ала. Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре"Волонтер"клуб берләшмәсе белән берлектә,"Татарстан"совхозы үзәгендә наркотикларга каршы акция уздырдылар
Акцияне оештыручылар кыскача гына наркотикларның сәламәтлеккә тискәре йогынты ясавы турында сөйләделәр һәм халыкны спорт белән актив шөгыльләнүгә өндәделәр. Халык, үз чиратында, волонтерларның актив тормыш позициясенә соклануларын белдерделәр һәм акциядә катнашучыларга файдалы мәгълүмат биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.