2021 елның 18 мартында Тукай муниципаль районының Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында 179 укучы «Яшь Армия» сафына тантаналы рәвештә кабул ителде .
Тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хәрби комиссары Вәлиев Дамир Шамил улы, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы ,Тукай муниципаль районының «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» директоры катнашты.
Тукай муниципаль районында 22 гомуми белем бирү учреждениесеннән барлыгы 519 укучы «Яшь армия» сафларына кабул ителгән