Район Советының егерме беренче утырышы

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

19 апрельдә Тукай муниципаль районы Советының егерме беренче утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы А. Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиевның ярдәмчесе Э. Хәйретдинов, район прокуроры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча башлыгы урынбасары, район Палаталары рәисләре, Совет аппараты, Башкарма комитетның бүлек башлыклары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 46 депутатның 38е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы, Совет рәисе В. Хаҗиев алып барды.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:

1. Тукай муниципаль районының 2012 елга бюджет үтәлеше турында.

2. “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советының 2012 елның 28 ноябрендә кабул ителгән “2013 елга һәм пландагы 2014 һәм 2015 елларга Тукай муниципаль районы бюджеты турында”гы 17/2 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

3. “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы контроль хисап палатасы”ның 2012 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль милеген читләштерү турында.

5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең коррупция белән бәйле хокук бозулар өчен җаваплылыгы турында”гы Положениесен раслау турында.

6. 2013-2015 елларга “Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” максатчан программасы турында.

7. Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын алыштыручы затларның керемнәре турындагы мәгълүматны тапшыру, шулай ук ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турындагы мәгълүматны тапшыру турында.

Утырыш көн тәртибен карауга күчте. Беренче һәм икенче мәсьәлә буенча районның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Л. Хуҗагалиева чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салым, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе урынбасары М. Сәхбиев чыгыш ясады. Карар кабул ителде.

Өченче мәсьәлә буенча сүз “ТР Тукай муниципаль районы контроль хисап палатасы” дәүләт учреждениесе рәисе Н. Парамонычевага бирелде. Каралган мәсьәлә буенча утырыш карар кабул итте.

Алга таба депутатлар утырышның көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәләсен карауга күчте. Аның буенча Мусабай-Завод авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы И. Миңнехуҗин чыгыш ясады. Карар кабул ителде.

Бишенче мәсьәлә буенча Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе урынбасары Р. Закиров чыгыш ясады. Тикшерелгән мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Алтынчы мәсьәлә буенча Комсомолец авыл җирлегеннән депутат, социаль мәсьәләләр, төзелеш һәм ТКХ буенча даими комиссия рәисе О. Сурованың чыгышы тыңланды. Карар кабул ителде.

Соңгы, җиденче, мәсьәлә буенча Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Р. Волкова чыгыш ясады. Каралган мәсьәлә буенча карар кабул ителде.

Шуның белән муниципаль район Советының егерме беренче утырышы үзенең эшен төгәлләде.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International