20021 нче елның 19 нчы мартында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы булып китте. Чарада шулай ук Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Илдус улы Закиров , Тукай муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге консультанты Мухаметгалиева Ч. М., Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Шәехова С. Н., Тукай муниципаль районындагы Республика матди ярдәм үзәгенең 40 нчы бүлек мөдире Плотникова Р. Ф., Яр Чаллы шәһәре ЦЗН ГКУ филиалы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рафикова Л. В. катнашты.
Алар учреждение территориясе һәм бинасы буйлап узды, интернат йорты, социаль хезмәт алучыларның көндезге мәшгульлеген һәм ялын оештыру белән таныштылар.
Эльмира Әмир кызы социаль хезмәталучылпр һәм интернат хезмәткәрләре белән аралашты, интернат-йорты эшчәнлеген уңай бәяләде