2021 нче елның 19 нчы мартында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Су асты көймәсе диңгезчеләре көне уңаеннан, «Су асты көймәсе көне» дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Россиянең су асты флотын булдыру һәм үстерү тарихы, беренче су асты көймәләре һәм су астында йөрүчеләрнең батырлыгы турында сөйләделәр.
Аннан соң уен программасы башланды. Катнашучылар ике командага бүленеп, батыр капитаннар белән бергә билгесез утраулар буйлап диңгез йөзүгә киттеләр, анда аларны бик күп кызыклы маҗаралар көтте.Диңгез тематикасы, табышмакларга җавап бирделәр,төрле юнәлештә көч сынаштылар. Диңгез сәяхәте балаларга Диңгезче – су асты һөнәре белән танышырга, бердәм команда булырга, күп кенә яңа маҗаралар, кызыклы тәэсирләр кичерергә мөмкинлек бирде.
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева