2021 елның 19 мартында «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Тукай районы җирлегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире ИсмәгыйлеваГ.Р., социаль эш буенча белгеч Хәсәнова Г. Г. Тукай районы үзәк шифаханә фельдшерлары белән очраштылар. Очрашуда өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны даими рәвештә читтән ярдәмгә мохтаҗларны ачыклау, халыкка озак вакытлы хезмәт күрсәтү мөмкинлеге турында хәбәр итү мәсьәләләре каралды.
Баш табиб урынбасары Дәүләтова З.И. Татарстан Республикасында гражданнар һәм инвалидларны озак сроклы карау системасының катнашучылары булган органнар һәм оешмаларның ведомствоара хезмәттәшлеге регламенты, озак вакытлы карау системасында хезмәт алучыларның патронажының уртак графиклары буенча фельдшерның эш тәртибе, «Озак вакытлы карау системасы» мәгълүмат системасында медицина белешмәләрен һәм профилактик, дәвалау һәм реабилитация чараларының индивидуаль планнарын беркетеп, сигналь карта формалаштыру аңлатылды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Исмәгыйлева Г..Р. тутырылган «Карау тарихы» папкасы ,«Тәрбия һәм реабилитация мәктәбе», «Сиделка», «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә»стационар алыштыручы технологияләр белән таныштырды.
Очрашу нәтиҗәсендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» эше турында мәгълүмати листовкалар, «Шәфкать»халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең контакт телефоннары белән буклетлар таратылды. Очрашу барышында фельдшерлар үзләренә бирелгән сорауларга җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.