Зона семинарында катнашу турында

2021 елның 23 марты, сишәмбе

 

22 март көнне Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру турында»дигән темага семинар узды. Семинарда Тукай районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге директоры С.Н.Шәехова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Р. Исмәгыйлев һәм  Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Алабуга, Түбән Кама районнары, Яр Чаллы шәһәре социаль хезмәт күрсәтү үзәкләреннән вәкилләр катнашты.

Семинарда ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Абдреева Ю.И., «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  озак вакытлы карау системасын координацияләү бүлеге мөдире Куликова О. А. чыгыш ясадылар.

«Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкәннәр белән эшләү, «карау һәм реабилитация мәктәбе»белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International