«Су – безнең байлыгыбыз» ,Халыкара су көненә багышланган танып-белү сәгате

2021 елның 23 марты, сишәмбе

22 нче март көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Су – безнең байлыгыбыз»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга суның кеше тормышындагы әһәмияте, су – Җирдә яшәү чыганагы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының яшәү тирәлеге, шулай ук кеше өчен ял итү урыны турында сөйләделәр. Балалар су турында җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр,  интеллектуаль уены уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International