«Көмеш кыңгырау» Тукай районы Калмия авылы китапханәсендә үзенең укучылары - балалар белән очрашты. Балаларның кызыксынулары, мавыгулары, газета белән элемтә тоту мөмкинлекләре турында сөйләшү дә, кызыклы мастер-класс та булды ул.