"Шәфкать» үзәге психологы “Тормыш матур!” рәсем конкурсы үткәрде

2021 елның 26 марты, җомга

26 нчы март 20201 нчы ел “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова суицидны кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балалар арасында  «Тормыш матур " дигән рәсем конкурсы үткәрде.

Әлеге чара балаларның суицидаль тәртибен кисәтүгә, тормышка уңай караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Рәсем конкурсында төрле категория гаиләләрдән 12 балигъ булмаган бала катнашты.

Балалар «Тормыш матур!" рәсем конкурсында актив катнаштылар һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Алар рәсемнәрдә әйләнә - тирә дөньяны - салават купере, чәчәкләр, йорт, якты кояш һәм кошларны сурәтләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча кичке диңгез ярында таң сурәте төшерелгән рәсем иң яхшысы итеп танылды. Конкурста катнашучыларга кечкенә бүләкләр таратылды

.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International