Мусабай-Завод авылы китапханәсендә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Әкиятләрне барлык балалар да ярата, чөнки әкият иле-иң гаҗәеп һәм гүзәл ил.
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә урта мәктәпнең өченче сыйныф укучылары өчен «Әкият геройлары эзеннән» дип исемләнгән әдәби викторина-уен үткәрелде. Чарада катнашучы балалар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, «Әкиятне тап», «Кайсы әкият героеның предметы" дип аталган күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар, шигъри табышмаклар чиштеләр. Балалар үзләренең ни дәрәҗәдә игътибарлы, уяу булуларын күрсәттеләр һәм китап белән дус булуларын исбатладылар.

Гульшат Салихова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International