Тукай районында "Йолдызлык" балкышы.

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

27 март көнне "Энергетик" мәдәният йортында Тукай районы балалар иҗат фестивале  "Созвездие-Йолдызлык" ның гала-концерты узды. 

Бу фестивальдә  читтән торып, 1 һәм 2 сайлап алу туры, финал турларында 450 дән артык бала катнашты,Финал гала-концертына алдагы этаплардан 29 иң яхшы номер сайлап алынды.

Шулай ук  чарада "Созвездие-Йолдызлык "республика телевизион конкурсының зона этабында район данын яклаган егет-кызларыбыз : Айсылу Тошева (Круглое Поле), Эдуард Чернуцкий (Кече Шилнә), Данил Әюпов (Калмия), "Сандугач" һәм "Сәйлән" вокал коллективлары да катнашты. 

Фестивальдә муниципаль район башлыгы Ф.М. Камаев, районның авыл җирлекләре башлыклары, администрация хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Фаил Камаев фестивальдә катнашучыларга, ата-аналарга һәм коллектив җитәкчеләренә рәхмәт белдерде .Район башлыгы шулай ук әлеге иҗат төренә игътибарны киметмәскә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска чакырды.

"Без мондый талантлы балалар белән горурланабыз. Киләчәктә аларга уңышлар, алга таба үсеш һәм камилләшүләрен телибез", - диде ул. 

Фестивальдә барлык балаларга  АҖ  "Эссен Продакшн АГ"  (Гамәлгә куючы: Махеев Вадим Евгеньевич ,Генераль директор  Барышев Леонид Анатольевич) һәм район хакимияте  тарафыннан әзерләнгән   бүләкләр   һәм дипломнар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International