Тукай районында тагын 3 мәктәптә шахмат зоналары ачылды.

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Республиканың гомум белү бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча “Бердәм Россия” сәяси партиясенең махсус проекты тормышка ашырыла башлады.26 март көнне ,шахматны бик яраткан һәм бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган Мусабай Завод, Калмаш, Круглое Поле   мәктәбе укучыларына әлеге интеллектуаль уен белән шөгыльләнү өчен шартлар тагын да артты.

  Әлеге проект кысаларында укучыларга шәхси һәм интеллектуаль үсеш өчен шартлар тудыру, аларны шахматка җәлеп итү, уйнарга теләүче яшүсмерләр санын арттыру, файдалы ял оештыру планлаштырыла.

Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зоналарын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Н.В. Нефедовның ярдәмчесе А.Р. Мозаффаров катнашты һәм балаларга шахмат тактасы тапшырды.
Тукай районында шахмат зонасы булдыруга ярдәм курсәткән Иганәчеләр:
- Кодирова Мөнәввәрхон Әгъзәмҗан кызы - «Караван " ҖЧҖ җитәкчесе ;
- Гәрәев Эдуард Рифгатович - «Чиполето»ҖЧҖ җитәкчесе.
- Гыйззәтуллин Фәрит Вагыйз улы-«Чаллы Мелиоводстрой " ҖЧҖ җитәкчесе ;
- Салихов Илнар Рамил улы - «Прибрежный " АПК җитәкчес.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International