Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балигъ булмаганнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә балалар берләшмәсе вәкилләре белән хезмәттәшлеген үстерү, әлеге эшчәнлекне камилләштерү, Бала хокуклары буенча агарту эшен оештыру максатларында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы (алга таба – балалар советы) төзелде.
Балалар советы составына республика районнарыннан,шәһәрләреннән 68 бала – төрле балалар оешмалары вәкилләре керде. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 24.02.20021 ел, № 11-0 боерыгы белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Тукай муниципаль районы Балалар Советы вәкиле итеп, Комсомол мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вәлиуллина Изалия Илсур кызы билгеләнде.
.jpg)