«Тере хәтер көннәре» Республика квестын (алга таба-Квест) үткәрү планлаштырыла.

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

 

Балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын үстерү, яшь буында рухи-әхлакый үсеш, актив тормыш позициясе формалаштыру максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы инициативасы белән (алга таба – балалар Советы) 2021 елның март-май айларында балалар һәм яшьләр арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Тере хәтер көннәре» Республика квестын (алга таба-Квест) үткәрү планлаштырыла.

 

Әлеге чара Балалар Советы әгъзалары тарафыннан эшләнгән.

 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә Балалар Советы әгъзалары белән берлектә әлеге чараларны мәгариф, мәдәни-ял, оешмаларда, яшүсмерләр клубларында, беркетелгән районнарның башка балалар социаль учреждениеләрендә үткәрергә тәкъдим ителде.

Чараны үткәрү турында нигезләмә һәм тематик материаллар кушымта итеп бирелә.

 

ПРезентация(2).pptx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International