30 март көнне архив бүлеге җитәкчесе Хазрәтова Нэли Мозаффар кызы һәм туган якны өйрәнү түгәрәкләренең өстәмә белем бирү педагоглары катнашында "Яшь архивчы мәктәбе"эше буенча фикер алышу максатыннан түгәрәк өстәл узды.
Эшнең максаты-авыл, район тарихы, күренекле кешеләр турында сөйләүче документаль материаллар җыюда ярдәм күрсәтү. Укучылар архивта документларны бердәм архив мәгълүмат системасында системалаштыруны өйрәнә, кызыклы документлар буенча архив эшләренә заказ формалаштыра, документлар нигезендә укучылар фәнни-тикшеренү эшләрен башкара ала.