ТР Министрлар Кабинетының 2009 елның 5 мартындагы 158 номерлы«2019-2022 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасы ,2020 елның 29 апрелендәге 346 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары «Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын оештыру турында» һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 14.12.2020 ел, №4777 карары«2021 елда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру турында» карары нигезендә 22 марттан 28 марка кадәр Тукай муниципаль районының 9-15 яшьлек укучылары өчен «Балкыш» лагеренда 80 урынга исәпләнгән язгы смена узды.
Язгы сменаның юнәлеше-табигый-фәнни, сменаның программасы «Белем дөньясына сәяхәт" дип аталды.
Программа буенча түбәндәге чаралар узды:
*Укучыларга информатика, география фәне буенча белем бирү.
*Уен формасында "Мәгълүмат. Мәгълүмат төрләре", "мәгълүматны саклау,тапшыру"темаларына"түгәрәк өстәл" үткәрелде.
«Мәгълүмат белән эш итү. Мәгълүматны үлчәү берәмлекләре"дигән темага семинар узды.
23 март көнне балалар белән "Эколандия" утравы буйлап сәяхәт"дип исемләнгән географик квест үткәрелде.
24-25 март-ИТ-марафон, логик фикерләү, юл йөрү кагыйдәләре буенча уеннар оештырылды.
26 март көнне Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында балалар су коенды..
Язгы смена программасын Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик үзәге, «мәктәптән тыш эшләр үзәге»муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе методистлары тормышка ашырдылар.
Программа балаларга яхшы ял итәргә, язгы каникуллар вакытында яңа белемнәр һәм көч җыярга мөмкинлек бирде.