Районда COVID-19га каршы прививка ясау кампаниясе дәвам итә.Тукай районы үзәк дәваханәсендә ел башыннан 1750 кеше диспансерлаштыру үткән, шуларның 370енә өстәмә тикшеренүләр билгеләнгән. 131 кешедә беренче мәртәбә авыру ачыкланган, шулардан 53 очрак – эндокрин система, 49 очрак – кан әйләнеше системасы, 5 очрак – ашкайнату органнары, 7 очрак – җенес органнары, 4 очрак – сулыш органнары авырулары. Быел 53 кеше диспансер исәбенә куелган.