"Минем илем – минем Россия "XVIII Бөтенроссия конкурсы узда

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү департаменты   Россия территорияләренең социаль – икътисадый үсешенә юнәлдерелгән яшьләр автор проектлары һәм проектларының XVIII Бөтенроссия конкурсын (алга таба – Конкурс) үткәрү турында хәбәр итә.

Быел,2021 елда Конкурс Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елын үткәрү турында» 2020 елның 25 декабрендәге 812 номерлы Указын үтәү кысаларында   һәм Ю.А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Конкурс номинацияләре исемлеге Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсеше, шул исәптән мәгариф, социаль өлкә, инновацияләр, кече бизнес, авыл хуҗалыгы һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләренең бөтен спектрын үз эченә ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 мартыннан 12 маена кадәр кабул ителә.

Конкурс материаллары белән сайтта танышырга мөмкин www.moyastrana.ru

Өстәмә мәгълүматны шулай ук телефон аша да алырга мөмкин: +7 (499) 993-72-23, +7 (926) 469-62-17 электрон почта адресы буенча мәгълүмат orgkomitet@moyastrana.ru

Кушымта: 30 биттән тора  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International