Әдәби викторина-уен үткәрелде

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Мусабай-Завод авылы китапханәсе
Мусабай-Завод урта мәктәбе
2021-туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Әкиятләрне барлык балалар да ярата, чөнки әкият иле-иң гаҗәеп һәм гүзәл ил.
Мусабай-Завод авылы китапханәсендә урта мәктәпнең өченче сыйныф укучылары өчен «Әкият геройлары эзеннән» дип исемләнгән әдәби викторина-уен үткәрелде. Чарада катнашучы балалар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, «Әкиятне тап», «Кайсы әкият героеның предметы" дип аталган күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар, шигъри табышмаклар чиштеләр. Балалар үзләренең ни дәрәҗәдә игътибарлы, уяу булуларын күрсәттеләр һәм китап белән дус булуларын исбатладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International