Татарстан Росреестры эшкуарларны сораштыру узарга чакыра

2021 елның 6 апреле, сишәмбе


Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләре өчен сораштыру башлап җибәрә. Идарә сайтында үз фикереңне калдырырга һәм күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процедурасын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә мөмкин rosreestr.tatarstan.ru ,Сораштыру  кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре өчен 2021 елның 6 маена кадәр дәвам итәчәк
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары, Лилия Борһанова фикере:
"Хөрмәтле кече һәм урта бизнес вәкилләре, Татарстан Росреестры тарафыннан эшмәкәрлеккә ярдәм чараларына аерым игътибар бирелә. Эшкуар буларак сезнең фикерегез бу категориягә кергән гаризаларның иң еш сорауларын билгеләргә, шулай ук Татарстан Росреестры тарафыннан күрсәтелә торган актуаль ярдәм чараларының канәгатьлек дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итәчәк. Берничә сорауга җавап биреп, сез бу юнәлештә Татарстан Росреестры тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәксез".

Белешмә
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту программасы кысаларында Татарстан Росреестры тарафыннан республикада бизнеска ярдәм итү чаралары актив гамәлгә ашырыла: КУЭ(кече уртача эшкуар) субъектлары белән оператив хезмәттәшлек итү өчен инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге булдырылды, күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне теркәү сроклары 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр кыскартылды, махсус электрон адрес булдырылды.Тәкъдимнәрне дә, искәрмәләрне  MSP@rosreestr.org җибәрергә мөмкин, шулай ук сораулар һәм бәхәсле хәлләр килеп туган очракта 8(843)255-24-20 кайнар линия телефоны эшли.


ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
255-25-80 – Галиуллина Галина
www.instagram.com/rosreestr_tatarstana
https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International