6 апрель көнне Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта семинар узды. Семинарда Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев , шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, КФХ башлыклары һәм хуҗалык белгечләре катнашты. Семинар барышында язгы кыр эшләренә әзерлек белән таныштылар һәм сөт терлекчелеге турында фикер алыштылар.