Көрәш буенча Россия Кубогы ярышларында татарстанлыларга тиңнәр табылмады

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Төмәндә 2-4 апрельдә «Строймаш»спорткомплексында узган Россия Геройлары Рушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Россия Кубогы тәмамланды. Ярышларда Россиянең өч дистәдән артык субъектыннан вәкилләр катнашты. 

Төмәндәге ярышларда шәхси зачетта барлыгы 10 комплект медаль уйнатылды.

Команда ярышларында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Татарстан Республикасы җыелма командасы;

2 урын-Төмән өлкәсе җыелма командасы;

3 урын-Мәскәү һәм Башкортостан Республикасы җыелма командалары.

Призлы урыннарнарда Тукай районы  спортчылары да бар. 

Алтын медальләргә лаек булучылар -Дмитрий Левашов (65кг авырлык категориясе), Илназ Рамазанов (75кг авырлык категориясе

Тимур Сафин (80кг авырлык категориясе)- көмеш медаль иясе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International