"Йолдызларга юл" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр.

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

 

2021 нче елның 7 нче апрелендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән космонавтика көненә багышланган "Йолдызларга юл" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучылар космонавтика буенча тарихи экскурсиягә чумдылар, бөек галим-конструкторлар, инженерлар, Җир ясалма юлдашын булдыру, кешенең космоска беренче очышы турында белделәр.  СССР гражданины, очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин турында истәлекләр белә таныштылар . Аннары космос турында документаль фильмнар карадылар, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, викториналарда катнаштылар.

Балалар гына түгел, өлкәннәр дә «Я_ГАГАРИН», «Киттек» флешмобларында катнаштылар

/file/tukay/File/VID_20210406_105322.mp4

/file/tukay/File/VID_20210406_141702.mp4

/file/tukay/File/VID_20210407_134430 (1).mp4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International