Корал, хәрби припаслар, патроннар, шартлаткыч җайланмалар һәм шартлаткыч матдәләрне ирекле тапшырган өчен түләү өчен гаризаны, яшәү урынына карамастан, КФҮнең барлык филиаллары кабул итә.
КФҮкә коралны полициягә тапшырганнан соң алынган белешмә белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән шулай ук паспорт, ИНН, корал тапшыру турында квитанция, акча күчерү өчен счет реквизитларын алырга кирәк.
Корал тапшырган кешенен , акча күчерү өчен исәп-хисап счеты
Акчалата бүләкне билгеләү һәм түләү (түләүдән баш тарту) турында карар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителә.
Карар кабул итүгә гариза бирүче тарафыннан документлар бирелгән көннән 61 эш көне бирелә. Бүләкләү карар кабул ителгәннән соң 30 эш көне эчендә башкарыла.
КФҮ ләргә электрон чират терминалында яисә ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша алдан язылганда «Башка хезмәтләр»вкладкасын сайларга кирәк.