ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе оештырыла.

2021 елның 9 апреле, җомга

Агымдагы  елның 19нчы апрелендә  14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе бинасында (Казан шәһәре , Зур Кызыл урамы, 39 йорт ) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Липским Валерий Андреевич    гражданнарны бергәләп кабул итәләр.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм  Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенә турыдан-туры видеоэлемтә режимында тоташтыру юлы белән   үз сорауларын бирү мөмкинлеге дә  булачак.

Сәрия Сабурская һәм Валерий Липскийга мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына ,алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка Тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсенә яки Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International