09.04.2011 елда Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында яшь хәрәкәт инспекторлары өчен « Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган мәктәп укучылары ярышлары узды. Анда төрле мәктәпләрдән 20 команда катнашты.
Слетта яшь катнашучыларга авыр көрәштә үзләрен төрле этапларда күрсәтергә туры килде: 1 станциядә «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», 2 станциядә – тиз һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтә алу, 3 станциядә – «фигуралы йөртү». «Автошәһәрчектә Велосипедны индивидуаль йөртү» 4 станциясендә һәр катнашучы 5 минут дәвамында махсус маршрут буенча 5 контроль пункт аша узарга тиеш иде, юл билгеләре һәм тамгалар таләпләрен үтәп, шул ук вакытта реаль юл шартларына якын булган ситуацияләрдә ориентлаша белүләрен һәм соңгы станциядә катнашучылар бөтен команда белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүләрен күрсәтергә тиеш иделәр.
Барлык сынауларда һәм иҗади бәйгеләрдә дә балалар уңышлар яулады ,шулай ук ярыш барышында яшь хәрәкәт инспекторлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына үзешчән сәнгать чыгышларын күрсәттеләр.